ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф Министрлыгында “Балалар тәрбияләү һәм аларга өстәмә белем бирү сферасының иң яхшы хезмәткәре” дип исемләнгән Грантка баручылар буенча экспертлар нәтиҗә чыгарды.

1 нче июльдә Сабантуй мәйданында район клуб системасы җитәкчесе Елена Мөхәмәтҗанова онкология белән авыручы 25 яшьлек Сергей Овчаровка ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды.
Аның әнисе район башлыгы каршындагы иҗтимагый советка мөрәҗәгать иткән иде.

Климаттагы метеорологик үзгәрешләр көннән-көн кискенләшә. 7 нче июльдә кич белән  һәм көндез ТР территориясендә кыска вакытлы яшенле яңгыр, секундына 18-20 метр, ә вакыты белән 23 метрга кадәр  тизлектә җил, төнлә урыны белән көчле яңгыр.

6 нчы июлҗдә балигү булмаган яшҗләр белән эш һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе җитәкчесе Г.Камалетдиновыа җитәкчелегендә Куралово һәм Макыл авылына рейд ясадылар.

8 нче июльдә Россиядә дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык бәйрәме билгеләп үтелә.

Кичә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Тимиряев 2017-2018 нче ел ягулык сезонына багышланган утырыш уздырды.

2017 нче елның 1 нче яртыеллыгына “Халык контроле” дәүләт информацион системасына 56  белдерү кәгазе кергән, ә былтыр шул вакыт аралыгында алар 40 кына булган. Кергән кәгазьләрнең 80% ы – чишелгән, 6 сы – кире кагылган, 5 се – планда.

Бүгенге көндә Татарстанда 71 000 аерым шартлардагы территорияләр исемлегенә кергән зона исәпләнә. Алар – электр тапшырулары линияләре, магистраль труба үткәргечләр, газ үткәргечләр, сәнәгать объектларының санитар зоналары һ.б.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International