Сергей Овчаровка – хәйрия акциясе

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

1 нче июльдә Сабантуй мәйданында район клуб системасы җитәкчесе Елена Мөхәмәтҗанова онкология белән авыручы 25 яшьлек Сергей Овчаровка ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды.
Аның әнисе район башлыгы каршындагы иҗтимагый советка мөрәҗәгать иткән иде.

Украинадан инде авырып безнең районга күчеп кайткан Сергей Овчаровның соңгы вакытта хәле начарлана. Аның хәзер 1 нче группа инвалиды дигән диагнозы бар.

Шуңа күрә Сабантуй чалуына килүчеләрне мәрхәмәтлеккә тартып карарга булдылар. Нәтиҗәдә халык 14000 гә якын акча җыйган. Ул акчалар Сергей өчен бик кадерле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International