ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2018 ел
шимбә

26 нчы майда 95 яше тулу белән Бөек Ватан сугышының тыл батыры Земскова Александра Алексеевнаны район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы В.Раков, ТР ның халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая котларга килде.

Үзләренең рофессионалҗ бәйрәмнәре көнне район китапханәчеләренең традиция буенча башка регионнардагы китапханәчеләр белән очрашулары булды. Алдагы елларда Свияжск, Алабуга, Йошкар-Олу, Ульяновск якларында йөргән булсалар,  бу юлы алар Чабаксарга юл тотты.

Быел район кышка иртәрәк хәзерләнә башлады. Хәзер комиссия котельныйларны карап йөри. 25 нче майда Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов ягулык һәм җылылык темасына багышланган сораулар буенча штабны җыйды. Анда мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова да чакырылган иде.

Түбән Ослан балалар бакчасында республикакүләм Программа нигезендә капиталь ремонт дәвам итә

Хөрмәтле Югары Ослан эшмәкәрләре!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген без энергиясе ташып торган үзсүзле, инициативалы, энтузиаст кешеләргә дан җырлыйбыз. Алар –үзләренең эшен ачып, бүгенге көндә кече һәм урта бизнес ачып,  район экономикасы үсешенә үзләреннән өлеш кертүчеләр.

Хөрмәтле райондашлар һәм район кунаклары!

Сезне 16 нчы июньдә Ял һәм культура паркында уза торган Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International