“Ел укучысы – 2016”

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Введенка Бистәсе мәктәбендә “Ел укучысы – 2016” дигән укучылар арасындагы конкурс үткәрелде. Аның 1 нче этабына 11 мәктәптән 13 укучының портфолиосы җибәрелгән иде. Бу конкурсның төп максаты – иң яхшы укучыларны барлау, класстан тыш эшләрдә актив катнашучыларны, һәм шәхси күрсәткечләре булган укучыларны билгеләү.

Икенче этапка 6 укучы узды: Фазылҗнова Алсу (10 класс, Октябрьский мәктәбе), Матягина Юлия (11 класс, Шеланга мәктәбе), Бизяева Дарья (9 класс, Макыл мәктәбе), Климачева Юлия (9 класс, Югары Ослан гимназиясе), Титова Екатерина (9 класс, Татар Борнашы мәктәбе) Һәм Мякишева Зарина (10 класс, Югары Ослан мәктәбе).

Ярымфиналга һәр укучы 3 бирем үтәде:

1)    Үзеңә охшаган тарихи шәхес турында сөйләү;

2)    “Мин яшәгән йорт” турында сөйләү;

3)    Оригиналь поделкалар ясау.

Нәтиҗәдә Шеланга мәктәбенең Матягина Юлия 1 нче урынны яулады һәм “Зирәк ябалак” дигән символ һәм “Алькадар” (Кырым) дигән сәламәтләндерү лагерена путевкага лаек булды.

2 нче урын Бизяева Дарья (9 класс, Макыл мәктәбе) лаек булды.

3 нче урынны Мякишева Зарина (10 класс, Югары Ослан мәктәбе) яулады. Алар икесе дә “Костер” лагерена путевка белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International