Авыл хуҗалыгы яңалыклары

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен районда терлек азыгы хәзерләү сораулары буенча утырышка җыйды.

Утырыш “Заря” оешмасында узды. Бу атнада авыл хуҗалыгы техникасының  азык хәзерләүгә әзерлеген тикшерү башланачак.

Район башлыгы барысы алдында зур бурычлар куйды. Аларны хәзерләү срокларын да атады. Куркынычсызлык техникасына да басым ясады.

Быел 8600 тонна печән, 29550 тонна сенаж, 41500 тонна силос хәзерләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International