Иң яхшы билингваль балалар бакчасы конкурсында ”Каенкай” балалар бакчасы Республикада бара торган конкурсның 1 нче этабында конкурста катнашучы 155 балалар бакчасы арасында иң яхшы 30 арасына керде. Ул бу рейтинг буенча 6 нчы урында тора. Ә алдагы этапта 30 арасыннан иң яхшы 20 бакчаны сайлап алачаклар.
Финалда балалар бакчасының бөтен яклап эшчәнлеген ачып биргән презентацияне якларга кирәк. Уңышлар телик аларга.