Ачык ишекләр көне

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

22 нче октябрьдә Матюшино урта мәктәбе базасында эшләп килүче башлангыч һөнәргә хәзерлек үзәгендә Ачык ишекләр көне уздырылды.

Бу чарага район мәктәпләренең 9,10 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре , мәктәп директорлары җыелды. Чараны  Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов ачып җибәрде, ул авыл хуҗалыгы профессиясенә хәзерлекнең яшь кеше өчен бик кирәкле чара икәне турында ассызыклап китте.  Үзәкнең ике еллык эш нәтиҗәләре, алдагы планнар, эш тәртибе турында Матюшино мәктәбе директоры, үзәкнең җитәкчесе  Илдус Шәрәфиев таныштырды.  Аннан соң сүз Казан дәүләт аграр университеты профессоры, механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Мирбат улы Яхин, шул ук институтның уку-демонстрация үзәге җитәкчесе, доцент Николай Иван улы  Сёмушкинга бирелде. Алар университет турында кызыклы чыгыш ясадылар, авыл хуҗалыгы профессияләренә хәзерлектә районга ярдәм итәчәкләре турында да әйтеп киттеләр.

Шулай ук ОАО «Красный Восток Агро» (Югары Ослан филиалы) һәм ООО АПК «Заволжье» хуҗалыклары директорлары Сергей Баканов һәм Ильяс Габбасов үзәкне тәмамлаган яшь  комбайнчыларның   быелгы урып-җыю эшләрендә тырышып эшләүләре турында әйтеп киттеләр. Ильяс Габбасов Сергей Грачёв  һәм Евгений Тюркинга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия тапшырды. Хәзергесе вакытта курсларда укучы яшьләр исеменнән Ключищи авылы фермеры Наталья Платонова һәм Шеланга авылыннан Наил Якбаров чыгыш ясады. Чара ахырында район Башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов быел курсларны тәмамлаган Насыбуллов Аделгә тракторист таныклыгы тапшырды,  быел укырга керүче курсантлар, ата-аналар, мәктәп җитәкчеләре алдында максат куйды һәм  яхшы теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International