Кичә районның Үзәк китапханәсендә “Бу турыда белергә кирәк!” дигән Халыкара наркомания гә каршы көрәш көненә багышланган китап күргәзмәсе барлыкка килде.
Бик күп кайгы – сугышлар, катаклизмалар, авырулар белән бергә кешелек дөньясы иң авыр кайгы – наркомания белән көрәшә.
Китап күгәзмәсендә шушы коточкыч авыруга каршы көрәш, аны юк итү, аннан саклану юлларын күрсәткән материаллар һәм әдәбият урын алган.