Авыл җирлеге башлыклары киңәшмәсе

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

24 нче июльдә узган авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсе бик оператив һәм уңышлы узды.

Р.Шакиров язгы хезмәт итүгә чакырылыш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, план үтәлгән һәм шуның өчен ул авыл җирлеге башлыкларына рәхмәтен белдерде.

2 нче сорау – кышкы җылылык сезонына хәзерлек буенча Р.Монасыйпов сүз алды. Ул җаваплы кешеләргә 1 нче сентябрьгә кадәр барлык документларның әзер булуы турында басым ясады.

3 нче сорау яңа төзелеш объектларының документаль рәвештә хуҗасына беркетелү турында булды.

Алексей Савичев сайтка куела торган яңалыкларга тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International