Ява карлар, ява карлар,
Сулар булып агар алар.
Ак төсләр бит югалмыйлар –
Ак чәчкәләр җыяр парлар…
25 нче декабрьдә Печище авылының культура йорты алдындагы мәйданда олысы-кечесе чыршы бәйрәменә җыйналды.
Чыршыны ачып җибәрүче авыл советы Башкарма комитеты вәкиле Леонтий Яковлев булды.
Бар да булды анда: котлаулар да, шигырьләр, җырлар да, Кыш бабай һәм Кар Кызы да…
Бар халыкның күңеле ачылды, Яңа ел шуннан башлана инде ул!