Җиңү белән очрашу да булачак.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

“Сулыйм, яшим, җырлыйм,

Ә һәрчак исемдә

Үлгән халык моңы...”

Баулы районында старт биргән “Тарих истәлеге” проекты Югары Ослан районына килеп җитте. Беренче көндә үк Туган якны өйрәнү музеенда "Фронт хатлары" дигән экспозиwия ачылды. аның эшендә район администрациясе, музей хезмәткәрләре, ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Күпләгән стендларда – фронт тормышы эпизодлары, хәзерге көндә сугыш вакыйгаларын искә төшерүче  фотолар. Республиканың һәр районы үзенең өлешен керткән. Безнең музей Түбән Осланнан сугышка киткән Каяткинның сугыштан әтисенә язган хатына акцент ясады. Ул хатны “Намус истәлеге” эзләнү отряды члены Вячеслав Хөрмәтуллин укыды.

Сергей Осянин, Мария Шагиахметова, Римма Троицкая укыган затлар беркемне дә битараф калдырмады.

Көн буе 16 нчы апрель көнне музей бушап тормады. Кешеләр тагын бер кат сугыш вакыйгаларын искә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International