Балалар бакчасында баланың һәр уздырган минуты әхлакый тәрбия бирү традицияләренә нигезләнә.
Актив позицияле бала тәрбияләү өчен аның иҗади мөмкинлекләрен, дөньяга карашы формалашуын, тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәтен яхшылык аша гына өйрәтеп була.
Макыл балалар бакчасында бу эшне “Экологик балалар – табигатьне саклаучылар” дигән Россия проекты аша алып баралар.
Ата-аналар, тәрбиячеләр, балалар бергә табигатьнең һәр мизгелен: суын, җәнлекләрен, үсемлекләрен, кошларын өйрәнү буенча төрле проектлар яклыйлар. Бу яшь буынны тәрбияләүдә искиткеч зур роль уйный.