Юбилярга – РФ Президенты бүләге

2018 елның 21 августы, сишәмбе

Зайцева Елизавета  Константиновнага 21 нче августта 95 яшь тулды. Гомерен колхоз кырларында, терлек фермаларында  төрле эшләр башкарып үткәргән бу ханым җилкәсеннән ачлык, ялангачлык, сугыш афәте,  урман кисү – барысы да узган.

 Шуның өстенә 6 бала да тәрбияләп үстерәләр алар үзенең тормыш иптәше Зайцев Яков Гаврилович белән.

Бу көнне ул район башлыгы Марат Зиатдинов кулыннан РФ Президентының котлау открыткасын һәм бүләген кабул итеп алды.

Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә,   Елизавета  Константиновна!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International