Узган атнада районның балалар сәнгать йортында ТР ның атказанган культура хезмәткәре, Халыкара конкурслар лауреаты Виктор Киреевның 25 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган чара булып узды.
Бу көнне аны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, аның урынбасары Сергей Осянин, ТР дәүләт инструментлары оркестры, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, аның республика төбәкләрендә эшләүче укучылары килгән иде.
Концерт Киреевның биографиясе белән үрелеп барды.