«Безгә ревизор килә!”

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

7 нче декабрьдә район культура йортының туган көненә багышланган сәнгать бәйрәме узды.

31 ел элек бу бина халык өчен үзенең ишекләрен ачты. Күптән түгел ана капиталь ремонт ясалды. Бәйрәмгә килгән тамашачыны башта район башлыгы урынбасары С.Осянин, аннан соң Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Гөлия Камалетдинова һәм культура бүлеге башлыгы Марина Назарова котлады.

Программа культура хезмәткәренең көндәлек тормышын чагылдырган өзекләр белән бәйләнеп барды. Бигрәк тә «Задоринки», «Жемчужины», «Ассорти» һәм  «Карамельки»бию коллективлары чыгышлары матурлатып җибәрде.

Культура хезмәткәрләре үзләре дә бик актив катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International