Дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының беренче оештыру утырышы

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген, Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш район Советының беренче оештыру утырышы узды.

Утырышның көн тәртибенә 7 мәсьәлә куелган иде:

1. Татарстан Республикасы Президентын һәм Югары Ослан муниципаль районы вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында;

2. Югары Ослан муниципаль районы башлыгын сайлау турында;

3. Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында;

4. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен туктату турында;

5. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында;

6. Югары Ослан муниципаль районы Советының даими комиссияләре турында;

7. Җирлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен раслау хакында;

Район Советы депутатлары әлеге тәкъдимнәрне хуплады һәм яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы, район Советы рәисе итеп Марат Зиатдиновны сайладылар. Марат Галимҗанович хезмәттәшләренә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдереп, киләсе биш елда туган район һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле һәм уңай эшчәнлеккә ышаныч белдерде.

Район Советы утырышы ахырында депутатлар район Советының даими комиссияләре составын һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International