2021 нче елның 6 нчы мартында, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы, шулай ук Югары Ослан районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Виктор һәм Ольга Киреевларның концерты булды.
Концерт Лаеш балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен узды һәм үз эченә ялгыз һәм ансамбль номерларын алды. Концерт республикада Баян һәм аккордеон башкару сәнгатен пропагандалауга, шулай ук укучылар арасында профориентация эшенә юнәлдерелгән.