“ӘНИ – ул мин” бәйгесе

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Кичә районның яшьләр клубында “ӘНИ ләр көненә багышланган “Әни – ул мин” дигән бәйге үткәрелде. Аны клуб хезмәткәрләре белән бергә мәгариф бүлеге, культура бүлеге һәм Үзәк шифаханә хәзерләде.

Бәйгедә җиңәр өчен кызларга “Яңа ел ашы”. “Яшь баланы төрү”, “Спорт, сәламәтлек, матурлык” дигән ярышларда катнашырга туры килде.

Жюри составында утырган Венера Сатыбаева, Екатерина Ляшенко, Фәридә Янтыкова конкурсантларны бәяләде.

Нәтиҗәләр буенча урыннар болай бүленде: 1 нче урын – Шәйдуллина Яна, 2 нче урын – Сакина Елена, 3 нче урын – Сартисон Татьяна. Барысын да җиңү белән кайнар котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International