ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Мәгариф Министрлыгының еллык планы нигезендә 21 нче марттан 10 нчы февральгә кадщр республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узды. 

Бүген, 26 нчы апрельдә “Смена” дигән хәзерге заман культура  Үзәгендә ”Эрих ничек эштән азат ителде” дигән режиссер Кай фон Вестерман фильмын күрсәттеләр.

”2017 елның Россия балалары” дигән профилактик операция вакытында 25 нче апрельдә район үзәк китапханәсендә МВД ның баш инспекторы Аида Колезнева Югары Ослан гимназиясе балалары алдында “Без сәламәт тормыш рәвешен сайлыйбыз!” дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул бу оператив профилактик операциянең максатлары белән таныштырды.

26 нчы апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов 2017 нче елның 1 нче кварталында ТР ның консолидированный бюджеты үтәлеше турындагы утырышта катнашты.

29 нчы апрель – традиция буенча ТР да урман утырту көне.

ТР Министрлар Кабинетының 2017 нче елның 3 нче апрелендә чыккан 212 нче номерлы Карарында  ТР территориясендә Янгынга каршы аеруча реңим куелды.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы эстафетасы кысаларында картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен Үзәк китапханәдә “Танышырга рөхсәт итегез!” дигән экскурсия оештырылды.

3 нче майда”Бердәм Россия” региональ иҗтимагый приемные рәисе Д.А.Медведев ТР да яшәүче балалы гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү сораулары буенча тематик кабул итү булачак.

24-25 нче апрельдә җирле башкарма комитет белгечләре өчен региональ модульле методик семинар-утырыш булды. Анда Сергей Осянин, Фәридә Янтыкова, Анастасия Федотова, Любовь Дряхлова катнашты.

17-25 нче апрель көннәрендә барлык мәгариф учреждениеләрендә “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” акциясе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International